Тема: Татарские юбилеи на родном языке
Шатлык та күп, сагыш та. Туры юлдан тайпылмадың, Атламадың ялгыш та. Алтмыштамы, алтмышта. Рәхмәт әйтеп язмышка, Кайгыларга бирешмәдең, Гашыйк булдың тормышка. Алтмыштамы, алтмышта. Сикереп мен акбуз атка, Җиз кыңгыраулар так та, Җилдерт бер юртакта. Алтмыштамы, алтмышта. Ал әле бер җырлап та: «Карурман»ны, «Гөлмәръям»не Яки «Абау, Гөлкәем». Җырлый иде әткәем— Сөенеп тыңлый әнкәем: — Бәхетең булсын, бәбкәем. Алтмыштамы, алтмышта. Шатлык та күп, сагыш та.
Юл куймыйча сагышка, Яшә, дустым, шатлыкта. Бирешмичә картлыкка, Уңыш өстәп «Уңыш»ка Кал син мәңге яшьлектә, Алтмышта да, алтмышта.
На день рождение Тауфигын булса, бэхетен булыр, Югалтма син тауфыйк ачкычын 16 яшь тулды, менден инде Балакчакнын сонгы баскычын Еллар утсен тынычлыгы белэн Килсен яшьнен 80-90ы Сэлэмэтлек телим гомерегез буйларына Бэхет алып килсен хэр таны.
На юбилей Хэр яна кон бэхет алып килсен, Алсу таннар кумсен шатлыкка. Яшэу дэрте янсын йорэгендэ Картаерга бер дэ ашыкма.
Этиебез - безнен кадерлебез, Без бэхетле жирдэ син барга. Фэрештэлэр кунсын иннэрендэ Туган конен белэн котларга. Торле чакны кургэнсендер, эти, Йорэгендэ куптер яра да. Кинэшчебез, терэгебез булып Озак яшэ безнен арада. Парлап канат кагу жинелрэк, Тормыш сезне ялгыз итмэсен. Тормыш чишмэлэре чалтырап аксын Мэнге-мэнге суы кипмэсен.
Поздравления и пожелания на Свадьбу! Ни сойлэрге дип тордым да Шуны алдым исэпкэ Башлагыз яна тормышны Бу хэерле сагатькэ.
Яшэгезче пар булып Икегез бер жан булып Куршелэргэ урнэк булып Дуслар очен дан булып.
… ! Сине зур бәйрәмең белән тәбриклибез.
Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме бар. Хатын-кыз ул табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Син, илеңә, иреңә яшәеш чыганагы булып, балаларыңа җан өргәнсең, ана сөте белән аларга Иман биргәнсең. «Балаларым», — дип күпме көннәр, күпме төннәр хафаланып йөргәнсең.
Сиңа саулык телибез. Күңел күгеңдә кара болытлар йөрмәсен. Бәла-каза кермәсен, гөрләшеп, муллыкта, җан рәхәтендә картаерга язсын Ходай!
! Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 50 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …
… ! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
… ! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән …
Хатын-кызга 55 яше тулу уңаеннан котлау:
Котлы булсын туган көн!
Илле бишләр тулган көн!
Әй икегез, икегез! Шушы матур айларда,
Икегез дә бер тигез. Дусларыбыз кайларда? —
Тигез яшәп икегез Дип килдек монда котлап,
Йөз иллегә җитегез! Шушы ямьле айларда.
Бик җаваплы эшегез, Язса иде яшәргә
Сез зур белгеч кешебез. Бик озак бергә-бергә.
Сез булганга безнең дә Бергәлекләр, бердәмлеклә
Яхшы бара эшебез. Барса иде гомергә.
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!
… ! Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!
Гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.
Саулык, иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!
День рождения в декабре
Ап-ак карлар яуганда, Декабрь уртасында Син дөньяга килгәнсең, Әтиеңне, әниеңне Шулай сөендергәнсең. Үсеп җитеп, белем алып, Матур гаилә коргансың. Ике олан алып кайтып, Ирне куандыргансың.
Барлык хәсрәтләр онтыла, Бер елмаеп җибәрсәң. Рәхәтләнеп чын күңелдән Эчкерсез бер сөйләшсәң.
И Ходаем! Киләчәгең Тагы да матур булсын. Сиңа бәхет-шатлык теләп Яңа ел кары яусын. Өегезнең нуры булып, Ирегең балкып торсын. Кызың, улың— бәгыръләрең Амин, бәхетле булсын.
Чын йөрәктән котлавыбыз Җыр булып сезгә барсын. Бүгенге бәйрәм гомергә Истәлек булып калсын.
Җитмеш яшь ул — картлыкның уртасы, Гомер үтте диеп уйлама. Әнкәй исән, балаларың янда, Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
Синең кебек беркем яраталмый, Оныкларың: Айгөл, Гөлназны. Синең кебек беркем бирә алмый Иркәләүне, сөю һәм назны.
Авырлыклар килсә, елмаясың, Нур чәчә күзләрең көлгәндә. Беләсеңме, әткәй, син бит безнең— Әлдермештән Әлмәндәр.
Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Кирәк чакта ярдәм кулы суздың, Шәфкатьле син һәрбер балаңа.
Шуңа сине бары да яраталар, Дус-ишләрең йөри килгәләп. Сау-сәламәт булып, туксанны да Үткәрергә язсын бергәләп. Амин!
На юбилей (короткое)
Хэр яна кон бэхет алып килсен, Алсу таннар кумсен шатлыкка. Яшэу дэрте янсын йорэгендэ Картаерга бер дэ ашыкма.
Следующий пользователь сказал cпасибо Рида за это полезное сообщение:- Просмотр профиля
- Сообщения форума
- Просмотр профиля
- Сообщения форума
- Просмотр профиля
- Сообщения форума
- Просмотр профиля
- Сообщения форума
- Домашняя страница
- Просмотр профиля
- Сообщения форума
- Просмотр профиля
- Сообщения форума
Всем приветик! Нашла в инете сценарий свадьбы на тат.яз. Может кому пригодится для основы. Котлы булсын туегыз! Сценарий свадьбы на татарском языке
Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.
Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,
Ә тормышлар тормый дулкынсыз.
Тормыш дулкыннарын басар өчен,
Яшәп булмый сөю, ялкынсыз.
Хәерле көн, хәерле кич хөрмәтле туганнар! Кода-кодачалар! Дуслар-иптәшләр! Без бүген сезнең белән безнең өчен иң кадерле булган якыннарыбыз (фәлән) белән (фәләннең) туй мәҗлесенә җыелдык. Аларның кавышуы – олы куаныч, зур шатлык, бәхет. Ә хәзер әйдәгез, бу очрашуның сәбәпчеләре кәләш белән кияүне көчле алкышлар белән каршы алыйк! Рәхим итегез!
(Кунакларның алкышлауы астында залга кәләш белән кияү керә).
Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Кадерле кияү белән кәләш! Сезнең бүген иң бәхетле, иң шатлыклы көнегез! Галәмдә тагын бер матур гаилә туды. Сезнең кебек гаиләләр безнең тормышыбызның бизәге. Гаиләгез һәрчак нык булсын. Хөрмәтле кияү һәм кәләш, мәҗлесебез кунаклары! Ә хәзер гаилә учагы кабызырга тәгъдим итәм. (кияү белән кәләшкә шәм һәм шырпы бирәләр. Алар гаилә учагын кабызырга тиеш булалар. Бу вакытта залда утлар сүнә, талгын гына музыка уйный. Парлар ут кабызган вакытта алып баручы түбәндәге сүзләрне җиткерә). Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Сез дә яшьләр үзегезнең гаилә учагын кабызып җибәрегез. Шушы учакның ялкыны гомерлекә сезне озатып барсын, күңелегезне җылытып, бер-берегезгә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юлыгыз һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утыгыз мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәгез! Бәхетле булыгыз!
Сезнең бәхет капкасын
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезнең өйне тапмасын.
Өйгә-илгә ямь биреп,
Гөрләп торсын балалар.
Кулыгыз кулга тотынып,
Бәхетегез мул булсын.
Ахыр суларга кадәр
Адресыгыз бер булсын!
И гүзәл пар! Сезне
Яңа тормыш башлавыгыз белән котлыйбыз!
Бәхетле озын гомер телибез!
Хөрмәтле кунаклар рөхсәт итегез бүгенге туй мәҗлесен башлап җибәрергә! Җырлап, биеп, күңел ачып бүгенге көнне онытылмаслык итеп уздырыйк әле. Кызыл туйлар котлы булсын!
(Алып баручы кунакларга табындагы ризыклардан авыз итәргә кыстый. Кунаклар саларталр ашап, сулар эчкән вакытта “Пар балдаклар” җыры башкарыла).
Тамада: Кешенең чын бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлы шома гына бармый. Төрле каршылыклар, киртәләр дә очрый. Моның шулай икәнлегенә сезнең әти-әниләрегез шаһит. Беркайчан да җиңел юллар эзләмәгез. Олыларны-олы итеп, хөрмәт итеп яшәргә насыйп булсын сезгә. Ә хәзер сүзне кияүнең әти-әнисенә бирик әле. Алар менә шундый тырыш, эшчән, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның да уллары белән киленнәренә әйтер сүзләре бардыр. Рәхим итегез. Иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде. (Кияүнең әти-әнисенә сүз бирелә).
Тамада: Кияүгә шундый аккош кебек гүзәл, матур, чибәр, уңган-булган кыз тәрбияләгәннәре өчен кәләшнең әти-әнисенә мең рәхмәт. Аларның да балаларына үгент-нәсыйхәтләре, әйтер сүзләре бардыр мөгаен. Рәхим итегез! үзегез белән дә таныштырып җибәрергә онытмагыз (кәләшнең әти-әнисенә сүз бирелә).
Тамада: Әйдәгез әле, хөрмәтле кунаклар бокалларыбызны тутырып, әти-әниләр өчен күтәреп куек. Һәм әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап алыйк. (җыр башкарылган вакытта беренче кайнар аш китерелә).
Тамада: Түр башында, кияү-кәләш, әти-әниләрдән тыш тагын бер егет белән бер кыз утыра. Алар шаһитлар. Әйдәгез әле алар белән дә танышып китик булмаса. Үпкәләп калулары да бар бит! (Шаһитлар үзләре белән таныштыралар).
Тамада: Шундый зур хезмәткә
Алар тикшереп торалар.
Яшь парларның туе
Гөрләп узсын әйдә.
Ә бу бокалларны
Күтәрик шаһитлар хөрмәтенә.
Тамада: Кунаклар кыбырсына башлады,
Аяклар ойи башлады.
Булмый болай утырып,
Киттек җаным, әйдә биергә.
Хөрмәтле кунаклар әйдәгез бию залына. Рәхәтләнеп күңел ачып, биеп, уеннар уйныйк. Ә иң беренче биюне безгә кияү белән кәләш башкарыр. Ә инде аларга сез дә кушылырсыз. Рәхим итегез, беренче гаилә биюненә. (бию вакытларында төрледән-төрле уеннар да үткәрергә була).
Тамада: Хөрмәтле кунаклар әйдәгез табыннарга утырышыйк. Менә монда, кияү белән кәләш адрысына меңләгән хат, посылка килеп иреште. Әйдәгез әле аларның кайберләрен укып алыйк. (икенче аш китерелә) Сезнең кавышуыгыз белән котлыйбыз. Тормышыгыз ширбәт ае кебек узссын. Хөрмәт белән: умартачылар оешмасы. Котлыйбыз һәм сезгә искәртеп үтәбез. Якын арада һәм 50 ел эчендә аерылышу турында гаризалар кабул ителмәячәк. Халыкара суд комиттыннан. Бураннар да, салкыннар да, җилләр дә сезнең капкагызны шакымасын. Бары тик йортыгызда мәхәббәт, сөю атмосферасы гына хөкем сөрсен. Гидроменцентр. Сезнең өчен палатада махсус урын әзерләнгән. Түземсезлек белән яшь әнине көтәбез. Балалар табу йортыннан бер көтү шәфкать туташлары. Кияүгә махсус хат: Сезне балалар коляскасын йөртүгә өйрәтү курсларында көтеп калабыз. ГИБДД дан.
Тамада. Хөрмәтле кияү һәм кәләш! Кода-кодагыйлар, кодачалар! Шушы көнгә кадәр сез кайберләрегез әле бер-берегезне белми ә йөргәнсез. Ә бүгенге шатлыклы вакыйга сезне туганлаштырды да куйды. Сез бер-берегезне әле белеп тә бетерми торгансыздыр. Шуңа күрә кунаклар белән таныштырып китү бик кирәклк күренеш булыр. Таныштыру өчен микрафонны ике як кодагыйга тапшырам. Алар үз туганнары белән таныштырып җибәрсеннәр әле. (Ике кодагый үз ягыннан килгән туганнары белән таныштыра, исемнәрен әйтеп үтә). Хөрмәтле кунаклар! Табындагы ризыклардан авыз итегез. Оялып утырмагыз. Сез ашап-эчеп алган арада сезнең хөрмәткә җыр башкарыла. (туй турында берәр җыр. Туй турындагы җырларны сайттан карарга була).
Хөрмәтле дуслар! Әйдәгез әле бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә ике кеше чакырыла. Алар башта бер, аннары ике, аннары өч, аннары дүрт һ.б. чупа-чупс конфетын авызларына кабып, шигырь яисә җыр җырларга тиеш булалар. Кемнең авызына күбрәк конфет сыя шул җиңүче була.
Хөрмәтле туганнар, дуслар! Сезнең кияү белән кәләшкә теләкләрегез күптер. Махсус теләкләр өчен альбом тәгъдим итәбез. Сез анда үзегезнең теләкләрегезне, киңәшләрегезне язы аласыз. Туй ахырында ул истәлек яшь гаиләгә тапшырыла. Туй бетеп өйгә кайтып киткәч рәхәтләнеп төне буе теләкләрне укып ятсыннар.
Хөрмәтле кунаклар туебызның иң мөһим өлеше – килгән кунаклар теләкләр әйтә башласын. Гаилә бюджетына киләсе акчаларны менә шушы матур бер сандыкка салып барыйк. (Теләкләр әйткән вакытта төрле уеннар да уйнарга мөмкин) Шушында яңгыраган барлык теләкләр хөрмәтенә бокалларыбызны күтәрик. Һәм барыгызны да бию залына чакырам. Анда безне кызыклы гына шоу көтә. (бию залында төрле уеннар уйнатып, биетергә мөмкин).
Кәләш туй букетын кияүгә чыкмаган кызларга “ата”.
Кияү белән кәләш! Килгән кунаклар табынга рәхим итеп килеп ягы әзерләгән күчтәнәч: каклаган каз белән чәк-чәктән авыз итик. (Чәк-чәк һәм каклаган каз алып чыгу презентациясе төрле туйда төрлечә үткәрелә. Ул бары тик фантазиядән генә тора).
Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Сәхнәгә 3 пар чакырыла. Уенның тәртибе буенча ирләрнең күзләрен яулык белән бәйләргә тиеш булабыз. Ә хатын-кызларга причепкалар эләктерәбез. Ирләр аны тиз арада йомык күз белән эзләп табырга тиеш булалар. Башладыкмы!? Бер! Ике! Өч!
Туй мәҗлесебезнең иң югары ноктасына килеп җитәбез. Туй тортын алып чыгарга вакыт килеп җитте. Көчле алкышлар белән каршы алыйк. (тортны кискән вакытта шигырь укыла).