сценарий 55 яшьне үткәрү кичәсе материал по теме

сценарий 55 яшьне үткәрү кичәсе материал по теме

Мәктәптә юбилей кичәсен үткәрү өчен шигырь -җыр-котлаулар белән үрелеп баручы сценарий үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер 55_yashne_kotlau_kichse.doc 96 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелдә калсын көз чуагы

Гомер үтә диеп сүрелмә.

(55 яшьлек юбилей кичәсен үткәрү.)

Гомерләрне айлар, еллар саный,

Саный аны сәгать, минутлар.

Гомердән дә озын нәрсәләр бар?

Гомердән дә кыска ниләр бар?

Шул гомернең кадерләрен белеп,

Яшәргә дә иде яшәргә!

Икәү түгел гомер-

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.

Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер,

Җир шарыдай юл түгәрәк түгел,

Димәк, аның чиге бер булыр.

Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер.

Үзеңнән соң калган чиксезлеккә

Без үткәргән гомер ни бирер?

Ми – йөрәгең эштә чагында,

Хәрәкәтләнерлек хәл барында,

Әрәм итмә көнең,

Яшәвеңнең юкка түгеллеген

Раслап яшә вакыт алдында,

Раслап калдыр Тарих алдында!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн, укытучылар, укучылар!

Без бүген менә бу якты залга олы хөрмәткә лаек Гарифуллина Әминә Сәит кызының юбилеен билгеләп үтәргә җыелдык.

Сезнең белән бергәләшеп Әминә Сәит кызының бала чакларына, яшьлек елларына әйлә-неп кайтырбыз. Ә хәзер, әйдәгез, юбилярның үзен түргә чакырыйк. Әминә апа, рәхим ите-

55 яшең килеп ишек каккач,

Мендем димә яшьнең түренә

Күңелдә калсын көз чуагы

Гомер үтә диеп сүрелмә.

Годам ушедшим не вернуться,

И неспроста о них грустят.

Вот не успели оглянуться

А за плечами – 55!

Летят года, но не беда,

О том не стоит волноваться,

Не зря Вахтанг поет слова:

“Мои года- мое богатство!”

Ваш опыт жизненный богатый

Не ослабел и не угас,

И мы сегодня с этой датой

Сердечно поздравляем Вас!

Ә хәзер юбилярны котлау өчен, сүз мәктәп директоры Заһидуллин Гөлүс Фәйруша улына бирелә. (Сөйли)

Хөрмәтенә, данга лаек була

Саф намуслы хезмәт кешесе.

Җирдә үз урыныңны табып була

Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.

Кайчагында әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, бөтен барлыгын биргән кешеләргә үз вакы-тында тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтә, мактау сүзләрен әйтә алмыйча калабыз, бик-бик соңарабыз, аннан үкенәбез, ялгышлардан сабак ала белмибез. Әйдәгез, килгән хөрмәтле кунаклар, җитәкчеләр, туганнар, дуслар, укучылар, хезмәттәшләр, бүгенге кичәбезне әнә шул ялгышларны төзәтү, Әминә Сәит кызының 55 яшен генә бәйрәм итү түгел, ә 37 еллык педагогик хезмәтен зурлау кичәсе дип тә кабул итик.

Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә

Чын күңелдән “Рәхмәт!”-дисәләр.

Вөҗданың пакь, намусың саф булып

Хезмәтеңә башын исәләр.

Котлау өчен сүзне район мәгариф идарәсеннән килгән кунакларга- . бирәбез.

Гомер йомгаклары бер урала,

Бер сүтелә җилләр иссә дә.

Йөрәк кенә унсигездә кала

Яшьләр 55 кә җитсә дә.

Әйдәгез, 55 еллык гомер йомгагын кирегә тәгәрәтеп, сүтеп карыйк әле.

Карыйм әле үткәнемә

Талганчы ике күзем.

Йөрәгем кала шул якта

Калалмасам да үзем.

Вакыт, вакыт, зинһар тыңла мине,

Алып кайтчы сабый чакларга.

Тик бер көнгә, бер сәгатькә генә

Пар канатлы акбүз атларда.

Кайтса икән азга гына

Шул балачак мизгеле.

Моннан 55 ел элек, кыш белән язның бер-берсенә юл куярга теләмичә якаларыннан алып тартышкан чагында, Әлмәт районы Сөләй авылында гади генә тормыш алып баручы нефтьче Сәит абый һәм укытучы Нурдидә апалар гаиләсендә, икенче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала.

1951 елның 25 нче марты- Әминә апаның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.

Нефтьче Сәит абыйга, нефть эзләү аркасында, бик еш кына тору урынын алыштырырга туры килгән. Бу юлы да, 15 көнлек нәни Әминәне кат-кат юрганга төреп, трактор чанасында Тымытыкка юл тоталар алар.

Нурдидә апага үз профессиясе буенча эшен дәвам итү мөмкин булмый, ул бөтен педагоглык сәләтен кызларына багышлый.

Тапкачтын да безне дөньяга

Исем бирә әти-әниләр.

Исем безгә ныклап берегә

Ныгыганчы әле тәпиләр.

(Өй күренеше. Бишек асылган. Бишектә- бала. Әни кеше, җырлап, бишек тирбәтә):

Әлли-бәлли итәр бу

Үсеп буйга җитәр бу.

Үсеп буйга җиткәчтен

Мәктәпкә дә китәр бу.

Бишкә генә укыр бу.

Бишкә генә укыгач,

Мөгаллим дә булыр бу.

Әлли-бәлли бәү итә,

Әлли-бәлли бәү итә.

Сәит . Әле һаман йокламыймы наян кыз?

Нурдидә. Йокларга ашыкмый шул әле. Нигә миңа исем кушмыйсыз инде диюеме? Әтисе, әтисе дим, нинди исем кушыйк икән кызыбызга?

Сәит. Кызын тапкач, исемен генә табарбыз, карчык. Менә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең әнисе Әминә исемле булган. Кушыйк шул исемне.

Нурдидә. Бик матур исем шул. “Ышанычлы, турылыклы, куркусыз, тыныч” дигән мәгънәне аңлата икән бу исем. Исеме җисеменә туры килер, Аллаһы боерса. Әминә булырсың, нәнием.

Исемле булгач та елавыннан туктамый әле кечкенә Әминә. Сталинградка укырга киткән әтисе хатларында: “ ничек анда минем каракаем, кара кошчыгым, һаман елыймы?”- дип сорап яза торган була.

Әгәр Әминә апаның күзләрендә яшь күрсәгез, аптырамагыз, бәләкәйдән үк әнә шундый елак булган ул кара кошкай.

Ләкин Нурдидә апаның юравы юш килә: исемен җисеменә туры китереп, тормыш авырлыкларына бирешмичә яши, эшли Әминә апа.

Үскәчтен дә, кеше булгачтын да

Шул ук исем белән калабыз.

Тик тормышта аны кабаттан

Без үзебез яулап алабыз.

Гаиләләре белән Азнакай эшчеләр поселогына күчеп кайткач, 1958 елда Әминә 3 нче но-мерлы урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керә. Ул елларның шаукымы буенча күрәсең, татар кызы булганы өчен аны рус классына кабул итмиләр. Бөтен тырышлыгын куеп, сәләтен җигеп укый кыз. Аннан соң кичке мәктәп. 1968 елда кулына урта мәк-тәпне тәмамлау турында өлгергәнлек аттестаты ала.

Балачакка кире кайтыйм әле,

Кире кайтыйм әле тагын бер.

Туфлиләрне салып, тыкрыклардан

Яланаяк чабып карыйм бер.

Балачагыгызның якты истәлеге хөрмәтенә Сезгә җыр бүләк итәбез, Әминә апа.

Кайларда йөртми кешене-

Язмыш дигәнең кызык.

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.

Гүя тылсымлы чәчәк-

Йөртә безне күрәчәк.

Әминә апа Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач та, талымлап, профессия сайлап тормый. 1968 елның августыннан 1969 елның маена кадәр Азнакай балалар музыка мәктәбендә китапханәче булып эшли.

Әнисе Нурдидә апаның педагогик эшчәнлеге юнәлеш биргәндерме, 1969 елның сентябрь аенда япь -яшь кыз бала Вахитов совхозы урта мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килә. “Р” авазын йомшак кына итеп тел астында сындырып сөйләшүче бу сөйкемле кызны балалар да, коллектив та бик тиз үз итә.

Хәзер сүзне Әминә апаның адашына-дустына- Әминә апага бирәбез.(истәлекләре белән уртаклаша)

Язмыш шулай язган безгә

Җирдә гомер итәбез.

Дөнья буйлап, гомер буйлап

Сәфәр чыгып китәбез.

Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә.

1970 елдан Әминә Сәитовнаның хезмәт кенәгәсендә бары бер язма, бер адрес: Үчәлле урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

19 яшьлек түп-түгәрәк алсу йөзле, сыгылмалы матур гәүдәле, кара коңгырт чәчле дәрте ташып торган кыз сигезьеллык авыл мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә.

Тере яшендәй син,

Син – яшькелтем болын гомере.

Ниләр генә бирмәс идем хәзер

Яшьлегемнең кайтса бер көне.

Әминә Сәитовна- бәхетле. Ул бүген үз укучыларында үзенең яшьлеген күрә. Шундый ук кара чәч, түгәрәк алсу йөз, кара күзләр.

Яшьлегем кайтып керә

Яшьлегем –укучым Ильмира-

Каршымда тора көлеп.

(Әминә апаның яшь вакытындагыча киенеп Ильмира чыга, шигырь сөйли.)

Таҗларына кунган таң чыгы.

Бик кадерләп саклыйм йөрәгемдә

Ләйсән булып сеңгән тамчыңны.

Безнең дә бит яшьлек бар иде:

Дүрт фасылы елның яз иде.

Үчәлле урамнары саз иде,

Төзекләре әле аз иде;

Асфальт юллар ул чак юк иде,

Яшьлек дәрте әмма нык иде.

Зур сарайлар әле хыялда-

Без соңыннан салдык аларны.

“Пятачоклар” иде урамда-

Безнең өчен бию заллары;

Ничә туфли шунда таралды,

Биемәгән бию калмады.

Шунда сөйдек тәүге ярларны,

Безнең дә шул яшьлек бар иде.

Үчәллегә килгән елларыма

Хәтер бүген никтер йөгерде.

Юлларыма көзләр гөлләр сипкән,

Тулар-тулмас яшем егерме.

Бу чынлап та шулай иде микән,

Мин чынлап та шундый идемме?

(“Яшьлек еллары” җыры яңгыраганда Ильмира Әминә апаны вальска чакыра.)

Кыска итәкле ( шул елларда мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер инде мәрхүмә Хәлимә апа күпме “кыздыра” иде шул кыска итәк өчен!), кечкенә генә нәфис куллы шәһәр кызын олы юлдан читтә урнашкан асфальт юлсыз авыл нәрсәсе белән үзенә тарткандыр. Бәлки, шигырьдәгечә, сихри табигатедер? Тәүге мәхәббәт хисенең шушында бөреләнүе микән әллә? Шул чорларда рус шагыйрьләреннән күчереп язылган мәхәббәт шигырьләре тулы дәфтәрен ул бүген укучыларына укыта. Бу хиснең олылыгын, мәңгелек икәнен төшенергә ярдәм итә.

Авылымның гүзәл табигате

Әсир итте мине үзенә.

Сүнмәс сөю дәрте уятамын

Укучыларымда рус телендә,- ди кайчандыр татар кызы булганы өчен рус классына кабул ителмәгән, ә хәзер, язмышына каршы барып, инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укытучы Гарифуллина Әминә Сәит кызы.

Хәзер сүзне юбилярның үзенә бирәбез.(сөйли)

Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе

Күңелеңдә калсын чигелеп.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Аккошлардай йөзеп бер биеп.

(“Башкорт кызлары биюе”)

Бу бөтерчек кебек чибәр кыз авылның күп егетләренең күзен кыздырса да, озын буйлы, карлыгач канатыдай чем кара чәчле Нәсыйх абый гына Әминә апаның йөрәген яулый ала. Матур август ае ике гашыйкны кавыштыра.

Нәсыйхен армиягә алгач, солдатка да булырга туры килә Әминә апага. Көтеп алынган беренче мәхәббәт җимешләре- Айдар гаиләне тагын да түгәрәкли. Аннан Айрат, Айнур.

Ләкин каты авыру Әминә апаның пар канатын бик иртә сындыра. Өч ир бала белән ялгызын калдырып, Нәсыйх абый бакый дөньяга күчә.

Парлап гомер итә алмадык

Язмышыма шулай язгандыр.

Язмышларым шундый булганга

Балдагым да ялгыз калгандыр.

Ташлап киттең бу дөньядан

Ялгызлыкта мине калдырып.

Сагынганда миңа карар өчен

Өч улыңны гына калдырып.

(“Карлы чыршылар” җыры башкарыла)

Кадерле әнисен соңгы юлга озаткан, соңыннан бердәнбер ир туганын да җир куенына салган Әминә апа сыгылып төшми. Тез астына китереп суккан язмышына буйсынмый.

Ләкин хәсрәтнең иң ачысы алда көткән. Төпчеген- Айнурын да югалта ана.

Кайгы кинәт килә диләр,

Кайгы кисәтеп килде.

Кара, сары кием киеп,

Шөбһәле төшкә керде.

Бар да сыйган ана җанына-

Бәгыре ничәгә бүленгән?

. Күтәрмәслек авыр хәсрәте

Күңел төпкеленә күмелгән.

Бер ана да чәчмәс кайгысын-

Үзе генә белер -ачы ла!

Хәсрәте өстенә басыла.

. Шушы була ана сабыры!

Малайлары өчен Әминә апа хәсрәтен эченә йота белгән сабыр, йомшак сүзле кайгыртучан әни дә, каты куллы, таләпчән әти дә була. Дилбегәне ныграк кысмаса, хәзерге болганчык заманда ир балалар нишләп бетмәс иде?Ә бүген Әминә апа уллары турында бары яхшы сүзләр, мактау сүзләре генә ишетеп куанып бетә алмый.

Улларым бар, киленнәрем-

Нинди шатлык яшәве!

Өстәлде тормыш яме.

Синең изге теләкләрең

Шатландыра тагын да.

Ярдәм итәргә әзер мин

Басып торам алдыңда.

Миңа һаман бирәсең.

Олы җанлы әниемә

Килә “рәхмәт” диясем.

Хәзер сүзне Әминә апаның уллары-киленнәренә бирәбез.(сөйлиләр,котлыйлар)

Сул ягымда сул як күршем,

Сул ягымда йөрәк бит.

Күршем миңа, мин күршемә

Гомер буе кирәк бит.

Җилләр иссә, давыл килсә,

“Күршем минем, күршекәем!”-

Диеп кенә дәшикче.

Мәңге саклап яшикче,- ди Әминә апаның терәлеп торган күршесе, кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашучы Наилә апа.

(Көнчыгыш халыклары биюе.)

Эшсезлекне җаның яратмый

Балалыктан чыгып өлгергәнче

Балаларга булдың вожатый.

Эшләдең дә, кызый, укыдың да,

Тарттың йөкне төпкә җигелеп.

Хыялдагы бәхет йолдызлары

Алларыңа төште сибелеп.

Ихтыяҗың, рухи таҗың иттең

Әткәң белән әнкәң сүзләрен.

Яшь аңнарга җылы яз иңдереп

Мәктәпләрдә уза көннәрең.

Яшь кыз түгел, син дәү апа инде,

Үзең дә балалар анасы.

Төбәлә көн саен күзләреңә

Үсмерләрнең якты карашы.

Ел артыннан еллар сиздермичә үтә бардылар. Югары белемле укытучы буларак, Әминә Сәитовна инде 36 нчы елын рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның төп максаты: рус теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару. Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саныйлар, ел саен, яратып, очрашуларга чакыралар.

Күпләрегез инде канатланып.

Еракларга очып киттегез.

Әминә өчен һаман сез – сабыйлар

Булсагыз да инде бөркетләр.

Җиз кыңгырау кебек тавышыгыз

Болындагы чәчәкләрдәй булып,

Төшләренә аның керәсез.

Сүзне Әминә Сәитовнаның элекке шәкертләренә бирәбез.

Син сөйлисең бөек халкыбызның

Узган батыр юлы турында.

Остазларча оста өйрәтәсең

Рус телен алмаш буынга.

Син-эшеңнең остасы, Әминә апа,

Җисемеңә күрә- исемең.

Тормышыңда үз юлыңны табу,

Һәм шул юлда бала өчен яну-

Иң зур бәхете ул кешенең!

Укытучы булды үз һөнәрең

Аннан изгерәген тапмадың.

Шушы юлда инде гомереңнең

Кырыгынчы елын вакладың.

Син офтанма, дустым укытучы,

Ел артыннан еллар узганга.

Картаймыйсың , һәрчак яшь каласың

Яшь дусларың янда булганда.

Сүзне Әминә апаның хәзерге укучыларына бирәбез. (әдәби –музыкаль монтаж):

Мы читаем шибко

Без одной ошибки

На полу стояла плошка

Молоко лакала кошка

За скороговорку каждому пятерку.

Прочитал он в книжке так скороговорку:

На пору стояра прошка

Мороко ракала кошка.

Кошка фыркнула, сказала:

Мороко я не ракара.

Я лакала молоко,

Это просто и легко.

Я люблю уроки русского языка и литературы. На этих уроках мы учимся понимать красоту и силу русского слова. Русский язык очень красив и мелодичен. Понимать значение многих слов русского языка нас учит учительница русского языка и литературы Амина Саитовна.

Как родной люблю я русский,

Он мне нужен, как воздух, каждый миг.

На нем живые, трепетные чувства

И мир открылся в них.

Я поняла на русском слово «счастье»

Большое счастье жить в родной стране.

С ним не боюсь я горя и ненастья,

С ним не сгорю я ни в каком огне.

Текут две речки в сердце, не мелея

Становятся единою рекой…

Забыв родной язык – я онемею,

Утратив русский- стану я глухой.

Если ты хочешь судьбу переспорить,

Если ты ищешь отрады цветник,

Если нуждаешься в твердой опоре-

Выучи русский язык…

«Учат в школе» җыры.

Һәр иртә саен мәктәптә

Елмаеп каршы ала.

Яхшы теләкләрен әйтеп,

Өйгә озатып кала.

Ул безгә белемнәр бирә,

Ә белем –бәхет юлы.

Әни дә ул, киңәшче дә,

Шуңа сөябез аны.

Рухландыра зур җиңүгә,

Изге һәрчак теләге.

Гүя безнең өчен генә

Тибә аның йөрәге.

Эшкә диеп һәр көн иртән

Безнең янга киләсез.

Безгә бүлеп бирәсез.

Тын гына басып үтәсең

Һәрбер баланың язмышын

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр,

Күзегезгә чыкмаса да, күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар,

Бер дә юкка, уйламыйча, хәтер калдырган чаклар.

Онытылыр әле, бар да онытылыр дибез,

Чөнки сезне чын күңелдән яратабыз без.

Дөньяда тик ике кеше-укытучы, ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

Укытучым, өйрәтәсең безне

Һәр нәрсәне танып белергә.

Бер дә сиңа туры килмәсен

Сезнең сүзләр, игътибарлы күзләр

Мәктәбемә мине чакыра.

Иңнәремдә очар канат бүген

Мең-мең рәхмәт укытучыма!

Әйе,барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, уку-чылары бар. 37 нче елын мәктәптә ул, шуның 35 елын рус телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, 10 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкар-ган. Баштагы елларда фермадан кырга, гаражга, клубка агитатор булып йөгерүләр дә үт-кән. Профсоюз комитетын җитәкләү, хатын-кызлар советы әгъзасы булу һ.б. өстәмә эш-ләрне санап бетереп буламы икән?

Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе- укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәреслә-рендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үсте-рү юлларын эзли.

Класс җитәкчесе буларак, Әминә апа үзенең зур тормышка аяк басу алдында торган унбе-ренчеләрендә культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бер-гәләп хәл итәргә тырыша.

Әминә апа һәркөн иртән, дәфтәр тулы авыр сумкасын күтәреп,мәктәпкә ашыга. Укучыла-рының язмыш дәфтәрендә авыр сәхифәләр булмасын өчен үз өлешен кертә. Һәр җәйдә, традицион рәвештә, үзе чыгарган ничә буын укучылары аны, олылап, очрашуга дәшәләр; шатлыклары-борчулары белән уртаклашалар. Аның өчен моннан да зуррак бүләк, моннан

да зур сөенеч юк.

37 ел белем учагында сүнми яну, балаларның бетмәс-төкәнмәс “почему”ларына җавап та-бу өчен күпме көч, сәламәтлек кирәк. Ләкин укытучы үзе турында уйлый алмый. Ул кесә-сенә бер уч даруын салып, авырткан йөрәген учына кысып мәктәбенә ашыга.

Гарифуллина Әминә Сәит кызының тырыш хезмәте мәктәп администрациясе, район мәга-риф идарәсе профсоюз комитетының, Азнакай шәһәре һәм районы администрациясенең Почет грамоталары һәм иң сөенечлесе-Россия Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бәяләнде.

Мәктәбемдә күкрәп, яшьнәп үткән

Алтын гомеремне кызганмыйм.

Бәхет орлыклары чәчә-чәчә,

Сизмәдем дә еллар узганын. (укытучылар коллективы әкрен генә чыгып тезелә)

📎📎📎📎📎📎📎📎📎📎